news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ташкент шәһәрендә «Татарча диктант» халыкара акциясе узачак

15 ноябрьдә Ташкент шәһәрендә «Татарча диктант» халыкара акциясе узачак. Бу хакта Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең Телеграм-каналы хәбәр итә.

Чарада татар телен белү дәрәҗәсенә һәм яшенә карамастан теләге булган һәркем катнаша ала.

«Татарча диктант» акциясе 15 ноябрьдә сәгать 10:00дә башлана (Юныс Раджаби урамы, 63 йорт).

Чарага сылтама аша теркәлеп була. Барлык катнашучыларга сертификатлар бирелә, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot