news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ташкент шәһәренең Татар мәдәни-агарту үзәгендә кул эшләре түгәрәге эшли башлаган

Дәресләргә йөрүчеләр татар халык костюмнарын, хәситә, изү, аяк киемнәрен тегәргә өйрәнә.

Ташкент шәһәренең Татар мәдәни-агарту үзәгендә кул эшләре түгәрәге эшли башлаган
Ташкент шәһәренең Татар мәдәни-агарту үзәге

Һәр атнаның якшәмбе көнендә Ташкент шәһәренең Татар мәдәни-агарту үзәгендә кул эшләре дәресләре үтә.

«Түгәрәкне үзәк әгъзаларының өлкән буын вәкилләре уздыра. Бу дәресләрнең максаты – курчакларда татар халык костюмнарын, хәситә, изү, аяк киемнәрен тегәргә өйрәнү. Татар киемнәре мисалында халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен һәм йоласын өйрәнәбез», - дип хәбәр итә Ташкент шәһәренең Татар мәдәни-агарту үзәгенең матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot