news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ташкент шәһәрендә музыкаль-әдәби кичә үтте

Ташкент шәһәрендә музыкаль-әдәби кичә үтте
Фото: tatar-congress.org

26 апрель көнне Ташкент шәһәрендә Милләтара мөнәсәбәтләр комитетында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган музыкаль-әдәби кичә узды. Бу хакта Бцтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы вәкиле Айдар Ахтареев, комитет вәкилләре, Татар мәдәни үзәге, мәдәният эшлеклеләре, җәмәгатьчелек һәм яшьләр катнашты.

Ташкентта беренче тапкыр Райхан Фахаргалиева җитәкчелегендәге «Ак марҗан» курчак театрының «Шүрәле» спектакле тәкъдим ителде. Тамаша Шүрәле һәм балаларның чыгышы белән дәвам итте.

Кичәдә Татарстан Республикасы Милли музееның фәнни хезмәткәрләре Элина Марданова һәм Данис Хисматуллин төшергән яңа документаль фильм күрсәтелде. Тукайның тормыш юлы турында тарихчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Шигабдинов чыгыш ясады. «Булгар» ансамбле балалары «Җир йокысы» һәм «Бәйрәм бүген» җырларын башкарды, Тукай шигырьләрен төрле телләрдә укыды. Шагыйрә Флюза ханым Заманова-Мавликаева Тукайга багышланган әсәрен тәкъдим итте һәм аның шигырьләрен укыды.

Кичә ахырында барлык катнашучылар һәм тамашачылар бергәләп «Туган тел» җырын башкардылар.

Сәхнәдә шулай ук яшь артистлар чыгыш ясады: Ленара Закирова «Күңел» җырын башкарды; Рамзиддин Тураев най – үзбәк уен коралында Нур Даутовның «Фатима» әсәрен уйнады; Асадбек Гайратов үзбәк халык көен башкарды; Радмир Хамдамов аккордеонда Шәмши Калдаяковның «Әни турында җыр»ын уйнады. «Изге Нур» фольклор ансамбле (җитәкчесе — Мәрьям Бухарова) «Ай былбылым» татар халык җырын башкарды, шулай ук Мәрьям Бухарова «Шаулый урман» җырын җырлады.

Кичәнең авторы һәм алып баручысы Фирүзә Халдарова — Татарстанның халык артисты, Башкортстанның атказанган артисты — Тукай сүзләренә «Туган авыл» һәм «Пар ат» җырларын башкарды. Шулай ук Тукайның Камил Мотыйгый – XX гасыр башының күренекле татар җәмәгать эшлеклесе, нашир, журналист һәм музыкант белән дуслыгы турында сөйләде һәм аның башкаруында «Сәлим бабай» җырының граммофон язмасын тәкъдим итте.

Йомгаклау сүзләрен Габдулла Тукай истәлегенә ,аның татар халкы өчен әһәмияте турында татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге рәисе Нәбиуллин Ришат Хисмәтулла улы әйтте.

Кичә ахырында барлык катнашучылар һәм тамашачылар бергәләп «Туган тел» җырын башкардылар.

Фоторепортажны Таһир Нигматуллин әзерләде. Чараны ТНВ «Яңа гасыр» телеканалы хәбәрчеләре Сәрвиназ Кәримова һәм Мирзакир Мирсагатов яктыртты.

news_right_1
news_right_2
news_bot