news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ташкент шәһәре Татар мәдәни үзәге активисты Минәвәр Сәгыйтова вафат

Күп еллар дәвамында Ташкент Татар мәдәни үзәге тормышында актив катнашкан Минәвәр Сәгыйтова вафат. Бу хакта Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге Телеграм-каналында хәбәр итә.

Минәвәр апа Сәгыйтова традицияләрне саклаучы, үз мәдәниятен һәм халкын чын күңелдән яратучы иде. Аның кайгыртучанлыгы, зирәклеге һәм җылысы безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр. Татар мәдәни үзәге коллективы исеменнән Минәвәр апа Сәгыйтованың туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot