news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең идарә рәисе сайланды

Үзбәкстанның башкаласы Ташкент шәһәрендә тарихи-иҗтимагый чаралар булып узды. Үзбәкстан Республикасы Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дустанә элемтәләр комитеты бинасында Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең хисап-сайлау җыелышы үтте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дүрт елга бер тапкыр уздырыла торган әлеге конференциядә узган чорда башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясалды, киләчәккә максатлар һәм эш юнәлешләре билгеләнде. Шулай ук үзәкнең яңа җитәкчелеге сайланды. Делегатларның бертавыштан кабул иткән карары белән, Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең идарә рәисе итеп яңадан Ришат Нәбиуллин сайланды.

Чараның икенче өлеше тантаналы рухта дәвам итте. Ул Үзбәкстан Республикасы бәйсезлегенең 35 еллыгына һәм Татарстан көненә багышланган зур татар мәдәни кичәсенә әверелде. Тамашачылар өчен Ташкентның сәнгать әһелләре һәм артистлары катнашында матур концерт программасы оештырылды.

Милләттәшләребезне Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының якын һәм ерак чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутеева сәламләде һәм котлау сүзләрен җиткерде. Бәйрәм кичәсен Татарстаннан килгән кунаклар — Татарстанның атказанган артистлары Рәзил Камалов һәм Фәнил Фәйзуллинның кабатланмас җыр-моңнары тагын да ямьләндереп җибәрде.

news_right_1
news_right_2
news_bot