Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге Советы рәисе Рим Гыйниятуллин вафат
Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге Совет рәисе Рим Гыйниятуллин 83нче яшендә вафат булган. Бу хакта Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге хәбәр итә.
Үзәк идарәсе һәм активистлары мәрхүмнең гаиләсе һәм якыннарының олы кайгысын уртаклаша. Мәрхүм 16:00 сәгатьтә Чапанат зиратында җирләнәчәк. Рим Абдулла улы Гыйниятуллинның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр, диелә хәбәрдә.
Рим Абдулла улы Гыйниятуллин 1943 елның 18 сентябрендә Җизак өлкәсенең Заамин районы Даштабад шәһәре янындагы Каратепа авылында укытучы гаиләсендә туа.
Рим Абдулла улы 1968-1980 елларда Үзбәкстан Су хуҗалыгы министрлыгының идарә башлыгы урынбасары, министрлыкның баш идарәсе башлыгы вазифаларын башкара. 1981-1989 елларда Үзбәкстан су хуҗалыгы министры урынбасары, Дәүләт план комитеты рәисе урынбасары, Дәүләт агросәнәгать комитеты рәисе урынбасары була. 1989-1996 елларда — Үзбәкстан Республикасы мелиорация һәм су хуҗалыгы министры, ә 1996-1997 елларда - Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары.
1996 елдан - Әхмәт Зәки Вәлиди исемендәге Башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәгенең аксакаллар шурасы рәисе. Шулай ук Ташкент шәһәре татар-башкорт милли мәдәни үзәкләренең аксакаллар шурасы рәисе вазифасын били.
Ул илебезнең су хуҗалыгы тармагын үстерүгә, зур гидротехник корылмалар һәм насос станцияләре төзүгә, Ач дала һәм Мирзачульне үзләштерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертте.
Рим Абдулла улы СССРның иң югары бүләге — Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Үзбәкстан Республикасы дәүләт бүләкләре — «Мехнат шухрати» («Хезмәт даны») һәм «Дуслык» орденнары белән бүләкләнгән. «Үзбәкстан Республикасының атказанган ирригаторы», «Үзбәкстан Республикасы атказанган яшьләр остазы», «Каракалпакстан Республикасының атказанган ирригаторы» дигән мактаулы исемнәргә һәм башка бүләкләргә лаек булган.
Үзбәкстан Республикасының татар һәм башкорт аксакаллар шурасы рәисе була.
Дәүләтара Координация Су хуҗалыгы Комиссиясенең мактаулы әгъзасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз