news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ташландык фермаларны фермерларга тапшырырга мөмкиннәр

Алар фермерларга кабер ташлары кебек тора, ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Ташландык фермаларны фермерларга тапшырырга мөмкиннәр
agro.tatarstan.ru

(Казан, 6 февраль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Ташландык фермаларны фермерларга бирергә мөмкиннәр. Әлеге мәсьәлә Татарстан фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясенең XVII съездында күтәрелде. Буа районыннан крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Алексей Кубайкин фикеренчә, бу эш башларгамы-юкмы дип шикләнүче фермерларга ярдәм булыр иде.

"Россиядә агрофермаларның, инвесторларның ташландык фермалары шактый. Алар җирләрне файдалана, әмма элеккеге ферма биналары файдаланылмыйча, буш ята. Шул мәйданнарны башкарма комитетлар яисә муниципалитетлар балансына күчереп, аларны фермерларга куллануга биреп булмасмы икән. Эшче урыннар барлыкка килер, пенсия фондына акчалар күчерелер иде", – дигән тәкъдим белән чыкты Буа районыннан килгән крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе.

Аның фикеренчә, эшләрен башларга теләүче фермерлар еш кына шикләнеп кала һәм ферма төзү кыенлыклары белән очраша. Монда исә фермалар әзер, аларны бары тиешле кыяфәткә генә китерергә кирәк, дигән фикердә Алексей Кубайкин.

Татарстан Премьер-министры урынбасары – републиканың азык-төлек министры Марат Әхмәтов әлеге мәсьәлә буенча чишү юлларын эзләргә вәгъдә бирде. "Проблеманың асылы ачык. Моны чишү бик үк җиңелләрдән түгел. Һәр объект буенча индивидуаль якын килергә кирәк", – диде ул.

ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу уңайдан: "Мәсьәлә дөрес күтәрелгән. Тимердән эшләнгән ул корылмалар Россия буйлап күпме. Аларның түбәләре дә, бер нәрсәләре дә юк. Кыйммәте дә калмаган. Әлеге корылмаларны тиеннәргә сатарга була. Алар бит эткә дә, беткә дә кирәкми. Аны сатып алып, төзекләндерергә теләгән кешеләр бар икән, шуларга бирергә кирәк. Татарстанга карарга куркыныч. Читкәрәк киткән саен тагын да куркынычрак. Алар фермерларга кабер ташлары кебек тора. Канун тарафыннан берәр нәрсә эшләргә кирәк булса, без карарбыз", – диде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100