news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ташламалы категория гражданнарына Татарстан бюджетыннан финансланачак компенсация түләүләре ике тапкыр арткан

Ташламалы категория гражданнарына Татарстан бюджетыннан финансланачак компенсация түләүләре ике тапкыр арткан

(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә, 1 гыйнвардан ташламаларны акчага әйләндерү федераль Законы нигезендә, ташламалары бетереләчәк гражданнарга - тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары, сәяси репрессия корбаннары һәм башкаларга карата кабул ителгән карарны игълан итте. Карар "Татарстан Республикасында халыкны адреслы социаль яклау" ТР Законы буенча, алар ТР бюджетыннан алачак компенсацион түләүләрне ике тапкыр арттырудан гыйбарәт. Әлеге карарны гамәлгә ашыру өчен, киләсе елда ТР Хөкүмәтенә өстәмә 600 миллион сум акча эзләргә йөкләтелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot