Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ташламалы категория гражданнарына гыйнвар өчен пособиеләр түләүгә 98 миллион сум күчерелгән
Ташламалы категория гражданнарына гыйнвар өчен пособиеләр түләүгә 98 миллион сум күчерелгән
(Казан, 29 декабрь, «Татар–информ», Альбина Фәхрисламова). Ташламалы категория гражданнарына гыйнвар өчен айлык пособиеләр түләүгә 98 миллион сум күчерелгән, шул исәптән, аның 26 миллион сумы – Казанның җирле үзидарә органнарына. Бу хакта бүген ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, 30 декабрьгә кадәр социаль яклау органнары аша бер вакытлы акча түләүләрен 450 меңгә якын хезмәт һәм тыл ветераны, репрессияләнгән һәм реабилитацияләнгән гражданнар алырга тиеш. Гыйнварда пособиеләрне 300дән артык кеше – пенсионерлар һәм күп балалы гаиләләр, яшәү минимумыннан кимрәк табыш алучы гаиләләр алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз