news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ташламалы дарулардан файдалану-файдаланмауны 1 октябрьгә кадәр аныкларга кирәк

Баш тарткан очракта, авыру 1 елдан артык ташламалы дарулардан файдалана алмаячак

 (Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ, Лилия Локманова). Моннан 10 ел элек инвалидларны ташламалы дарулар белән тәэмин итү программасы кабул ителгән иде. Әлеге социаль пакеттан баш тартучыларга дәүләт компенсация түләде. Быел бу сумма айга 679 сум тәшкил итә.

10 ел эчендә Татарстанда яшәүчеләрнең гомер озынлыгы 4 елга диярлек арткан. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева моны бушлай дарулардан файдалану мөмкинлеге барлыкка килүгә дә бәйләп карый. “Хирурглар ярдәме белән генә дәвалану очраклары елдан-ел кими, ә дарулар белән даваларга кирәкле булган авырулар саны, киресенчә, арта гына бара. Әлеге программа нигезендә, инвалидлык алучыларның гомер озынлыгы артып кына калмыйча, аларның тормыш дәрәҗәләре дә үсте”, - дип саный ул.

Кайбер авыруларга бик кыйммәтле дарулар кирәк һәм ташламалы дарулардан кулланучыларның күбесен шундый авырулар тәшкил итә дә. Татарстанда берничә авыру, әлеге программа нигезендә, миллион сумнан да кыйммәтрәккә дарулар алган. Дистәләгән авыру 500 мең сумнан алып, миллион сумга, йөзләгән авыру 500 мең сумга кадәр дарулар белән тәэмин ителгән.

Әлеге социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану яки компенсация алу - һәр авыруның үз эше. Әлеге программадан файдалану өчен, авыру 1 октябрьгә кадәр гариза язарга тиеш, моның белән РФ Пенсия фонды шөгыльләнә. Әгәр дә авыру, бу көнгә кадәр ташламалы дарулардан файдалана икән, аның шушы хокукы киләчәктә дә сакланып кала. Моңа кадәр компенсация алып, быелдан ташламалы дарулар алырга теләүчеләр, гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. Гариза язылмаган очракта, авыру ташламалы дарулардан 1 ел да 3 ай дәвамында куллана алмаячак

Шуңа да табиблар ташламалы дарулардан баш тартмаска өнди. Бүген кирәкмәсә, ул дарулар иртәгә сезгә, яки сезнең туганнарыгызга, якыннарыгызга кирәге чыгарга мөмкин, ди алар.

Татарстанда ташламалы дарулардан баш тартучылар саны быел 72 процентны тәшкил иткән. Бүген шул хакта "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында матбугат конференциясендә Фәридә Яркәева белдергәнчә, Идел буе Федераль округында бу иң түбән күрсәткеч, чөнки ташламалы дарулардан баш тартучылар округ буенча якынча 80, 4 процентны тәшкил иткән.

Быел 1 гыйнварга социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану мөмкинлеге 104 531 кешегә бирелгән булган, авырулар арту сәбәпле,  ташламалы дарулардан кулланучылар саны 1 сенбябрьгә 111 меңгә якынлашкан. Дәүләт әлеге программаны тормышка ашыру өчен бюджеттан 1,3 миллиард сумга якын акча бүлеп бирүен искәртик.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100