news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ташламалы 6,5 процентлы ипотека гамәлгә кергән

«Татарстан онлайн» программасында Фәрит Ханифов гражданнар сорауларына җавап бирде.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Татарстанда ташламалы 6,5 процентлы ипотека гамәлгә керүе турында YouTube каналында чыга торган «Татарстан онлайн» тапшыруында республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Ханифов әйтте.

«Һәр шимбә Президент банкир һәм төзүчеләр белән онлайн җыелыш үткәрә. Бөтен булган сораулар һәм проблемаларны хәл итү өчен бу бик яхшы мәйдан. 16 апрельдә бирелгән Россия президенты йөкләмәсе дә биредә карала. Әлеге 6,5 процентлы ипотека Татарстанда инде эшләп китте. Ул торакның бәясе 3 млн сумга кадәр булырга тиеш. Бездә ипотека буенча алына торган торакның уртача бәясе 2,5-2,6 млн. Әлеге кредитның кайбер башка моментлары да бар. Мәсәлән, яшь буенча чикләү — 65 яшь. Кемгәдер кредит 7-8 елга бирелсә, башкаларга озаграк вакытка бирелә ала», — диде Фәрит Ханифов.

Әлеге ипотека буенча банкка да, төзүчеләргә дә мөрәҗәгать итәргә була.

«Банкларда бу мәсьәләләрне аңлату эше яхшы оештырылган. Сораулар булганда төзелеш министрлыгының кайнар линиясенә дә шалтыратырга мөмкин», — диде Фәрит Ханифов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100