news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ташламалар турында халыкка мәгълүмат бирү хакында закон булачак

"Балалы гаиләләрнең 35 проценты закон буенча тиешле ташламаларны файдаланмый", - ди Парламентның түбән палатасы вице-спикеры Ирина Яровая.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы быел ноябрь аенда икенче, төп укылышта гражданнарга үзләренә тиешле ташламалар турында мәгълүмат бирү турындагы закон проектын караячак. Шул турыда инициатива авторы, парламентның түбән палатасы вице-спикеры Ирина Яровая әйтте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Балалы гаиләләрнең 35 проценты закон буенча тиешле ташламалардан файдаланмавы гражданнарга бирелә торган ташламалар турында хәбәр итүгә юнәлдерелгән закон проектын гамәлгә ашыруның актуальлеген һәм мөһимлеген раслый», - ди парламентарий.

Закон проекты нигезендә гражданнар үзләренә тиешле ташламалар турында тулы мәгълүмат ала алачак. Мәгълүмат алу вариантларын һәр кеше үзе сайлый ала. Алар аны дәүләт хезмәтләре порталы аша, бердәм кол-үзәк аша яисә хакимият органына бару аша үзе сайлый ала.

  • Бүген Россиядә 3 меңнән артык социаль ярдәм чарасы гамәлгә ашырыла, салым ташламаларының 12 формасы кулланыла. «Безнең закон проекты белән без кешегә дәүләт тарафыннан билгеләнгән ярдәм һәм ташлама чараларын белергә һәм кулланырга мөмкинлек бирүче навигатор бирәбез», - диде вице-спикер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100