news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ташкичүдә Мәрҗани музее ачылышында Мәхмүт Галәүнең оныкчыгы да катнашты

Мәхмүт Галәүнең нәсел җепләре Шиһабетдин Мәрҗаниләр нәселенә барып тоташа.

Ташкичүдә Мәрҗани музее ачылышында Мәхмүт Галәүнең оныкчыгы да катнашты
Александр Эшкинин

(Арча, 8 декабрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Бабалары халык дошманы баласы булганлыктан, хәзер алар тарафыннан башкарылмый калган кайбер эшләр аларның онык-оныкчыкларына йөкләнгән. Арча районы Ташкичү авылында Мәрҗани музее ачылышында Мәхмүт Галәүнең оныкчыгы Анастасия Галәветдинова шундый фикер җиткерде.

Мәхмүт Галәүнең нәсел җепләре Шиһабетдин Мәрҗаниләр нәселенә барып тоташа. Шуңа да тантанада Мәскәүдән Шиһабетдин Мәрҗанинең туганы Мәхмүт Галәүнең оныгының кызы кайтуын алкышлап каршыладылар.

«Язмыш тарафыннан безнең нәсел Себердән Ерак көнчыгышка кадәр таралган. Моннан ел ярым элек Казанга кайтып килергә туры килде, ә узган ел Милли китапханәдә язучы Мәхмүт Галәүнең 130 еллыгына багышланган чарада катнаштым. Менә шул ел ярым эчендә башкарылган эшләрнең арта баруы сөендерә», – дип сөйләде Анастасия Галәветдинова. 

Ул үзләренең нәселенә игътибар зур булуына, күп эш башкарылуына соклануын белдерде һәм Лотфулла Шәфигуллинга үзе махсус эшләткән истәлек медале бүләк итте.

Аның Ташкичү мәктәбенә бабаларының шәхси әйберләрен бүләк итүе дә мәгълүм. «Бабай халык дошманы баласы булганлыктан, хәзер башкарылмый калган, кулдан килгән эшләрне эшләп калырга кирәк», – ди язучының оныкчыгы.

Исегезгә төшерәбез, бүген Арча районы Ташкичү авылы төп мәктәбендә олуг фикер иясе, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге музей ачылды

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100