news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ташкичү авылында Мәрҗани музее ачылу ислам дөньясы өчен зур вакыйга – Разил Вәлиев

Тарихны оныту милләтнең куәте кимүгә китерә, ди депутат.

Ташкичү авылында Мәрҗани музее ачылу ислам дөньясы өчен зур вакыйга – Разил Вәлиев
Александр Эшкинин

(Арча, 8 декабрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Арча районы Ташкичү авылында тууына 200 булу алдыннан дин һәм җәмәгать эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге музей ачылу, ислам дөньясы өчен зур вакыйга саналырга тиеш. Татарстан Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев шундый фикер җиткерде.

“Бу музейның ачылуы Ташкичү авылы, Арча районы, гомумән Татарстан өчен генә түгел, бөтен ислам дөньясы өчен зур вакыйга булырга тиеш. Чит илләрдә, бигрәк тә ислам илләрендә булганда игътибар иткәнем бар – беренче чиратта Шиһабетдин Мәрҗанины, Ризаэтдин Фәхретдин һәм Габдулла Тукайны искә алалар. Чынлап та халкыбызны, республикабызны бөек шәхесләр аша таныйлар икән, үзебез алар хакында тагын да күбрәк белергә тиешбез”, – ди Разил Вәлиев.

Депутат сүзләренчә, Шиһабетдин Мәрҗанины үзебезгә дә өйрәнергә һәм балаларга да өйрәтергә кирәк.

“Алга таба эшләнәсе эшләрне барларга кирәк. Татарстан китап нәшриятында Америка профессоры Юлай Шамил углының Мәрҗанига багышланган затлы китабы чыгып килә. Безнең “Җыен” фонды Шиһабетдин Мәрҗаниның әсәрләрен татар, рус һәм инглиз теленә тәрҗемә итеп бастырырга ниятли. Тарихыбызны белмибез, аның бөек шәхесләре белән горурланып үсмибез икән, милләтебезнең дә куәте кимер”, – диде Разил Вәлиев.

Исегезгә төшерәбез, бүген Арча районы Ташкичү авылы төп мәктәбендә олуг фикер иясе, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге музей ачылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100