news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ташкентта Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхине искә алдылар

Кичәнең әдәби өлешендә Хәния Фәрхинең катлаулы тормыш һәм иҗат юлы, балачак хатирәләре яктыртылды.

(Казан, 28 ноябрь, "Татар-информ"). Ташкент шәһәренең 7 нче музыка һәм сәнгать мәктәбендә Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең якты истәлегенә багышланган "Синең җырларың безнең белән…" дип аталган әдәби-музыкаль кичә булып үтте. Кичәне Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге оештырган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичәнең авторы һәм алып баручысы – Татарстан Республикасының “Атказанган мәдәният хезмәткәре” Рәйхан Маннапова. Концерт Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның “Газизебез Хәния Фәрхинең вафатына…” дигән шигыре белән башланды. Шулай ук, тамашачылар Чирчик шәһәрендә яшәүче үзешчән шагыйрә Әлфия Иштуганованың “Хәния Фәрхинең хатирәсенә” дигән шигырен дә ишетеп үттеләр.

Концерт дәвамында Хәния Фәрхинең иң популяр җырлары яңгырады, алар арасында: “Әлдермешкә кайтам әле”, “Кышкы чия”, “Балан,” “Онытма, әнкәй”, “Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә”, “Балаларга фатиха”, “Сөю моңы”, “Бәхеткә түзеп кара”, “Уф, сагындым ла, иркәм!”, “Уйнале син”, “Дусларга” һәм башкалар яңгырады. Аларны бик җылы итеп үзешчән һәм профессиональ җырчылар Мәрьям Бухарова, Ирина Гыймранова, Савия Юсупова һәм Рәйхан Маннапова башкарды.

Кичәнең әдәби өлешендә Хәния Фәрхинең катлаулы тормыш һәм иҗат юлы, балачак хатирәләре яктыртылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100