news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ташкентта Татарстанга багышланган тантаналы кичә үткәрелде

ТРдан барган мәртәбәле кунаклар бүләкләр тапшырды

 (Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). Үзбәкстан Республикасы башкаласы Ташкентның “Туркистон” мәдәният сараенда “Үзбәкстан халыкларының уртак гаиләсендә ” республика программасы кысаларында, Татарстан көненә багышлап, татар теле, мәдәнияте һәм сәнгате кичәсе билгеләп үтелде. Тантаналы кичә исә Ташкентның Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге тарафыннан Республика интернациональ мәдәни үзәге, Россия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасындагы илчелеге, БДБ, чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре буенча һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык (Россотрудничество), Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге ярдәме белән оештырылган.

Кичәнең рәсми өлешен Ташкентның Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Р.Нәбиуллин башлады. Бәйрәмгә Казаннан килгән мәртәбәле кунаклардан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров чыгыш ясады. Ул Үзбәкстанда яшәүче бөтен халыкны Корбан гаете һәм милләттәшләрне милли бәйрәмебез белән җылы тәбрикләде, бер төркем ватандашны, уңышлы хезмәтләре өчен, Бөтендөнья татар конгрессының медале һәм грамоталары белән бүләкләде. Шулай ук тәбрикләү сүзләре белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы күргәзмәләр эшчәнлеге һәм милләтара бүлеге башлыгы В.Даутова чыкты.

Кичәнең рәсми өлешендә катнашкан мәртәбәле кунаклар арасында Россия Федерациясенең Үзбәкстандагы гадәттән тыш һәм тулы хокуклы илчесе В.Тюрденев, Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы вәкиле Р.Шакиров, Үзбәкстан Республикасы Интернациональ мәдәни үзәге директоры Н.Мөхәммәдиев һ.б. бар иде.

Н.Мөхәммәдиев сүз алып, күп меңләгән татар диаспорасы Үзбәкстан үсеше һәм чәчәк атуы өчен үзеннән тиешле өлеш кертүен билгеләп үтсә, В.Тюрденев исә Татарстанның Россия Федерациясенең икътисади, социаль һәм мәдәни тормышының күп кенә өлкәләрендә әйдәп баручы булуына, шулай ук Үзбәкстандагы ватандашлар арасында мәдәни асылларны саклау эшендә татар үзәкләренең зур роль уйнавына игътибарны юнәлтте. БТК БК рәисе Р.Закиров Үзбәкстанда ел да үткәрелә торган Татарстан көне чараларының, анда катнашучыларның югары дәрәҗәдә булуын билгеләде. РФ илчесенә истәлек бүләге тапшырды.

Чыгыш ясаучылар билгеләп үткәнчә, Үзбәкстанда яшәүче милләтләрнең, халыкларның телләренә, мәдәниятләренә, гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карыйлар, алар үсеше, милли рухи һәм мәдәни ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен уңайлы шартлар тудыралар, дип билгеләде.

Тантанадан соң булган зур концерт программасында Татарстан һәм Үзбәкстан артистлары татар җырлары, бию номерлары белән куандырды, алар арасында “Дуслык” иҗат төркеме, “Изге Нур” фольклор ансамбле, “Ритм” эстрада халык бию ансамбле һ.б. бар иде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллегеннән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100