news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ташкентта Татарстан Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Ботов белән телекүпер узды

Очрашу «Җиңү хаты» халыкара акциясе кысаларында оештырылды.

Ташкентта Татарстан Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Ботов белән телекүпер узды
http://uzb.rs.gov.ru

(Казан,7 февраль, «Татар-информ»). 3 февральдә Ташкентта Россотрудничество вәкиллеге каршындагы Россия Фән һәм мәдәният үзәгендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы алдыннан «Җиңү хаты» халыкара акциясенә старт бирелде. Шул уңайдан Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Ветераннар советы һәм президиумы әгъзасы Борис Ботов белән телекүпер оештырылды. Бу хакта Үзбәкстан Республикасының Татарстандагы вәкиллеге хәбәр итә.

Бөек Ватан сугышы ветераннарына, сугыш чоры балаларына, тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт күрсәтергә Ташкент шәһәренең белем бирү мәктәпләре, югары уку йортлары һәм академия лицейлары укучылары, татар, башкорт, Кырым татар һәм рус мәдәни үзәкләре вәкилләре һәм активистлары, Россия Федерациясенең Үзбәкстандагы илчелеге, Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге җыелган иде.

Акция төрле буын вәкилләрен берләштерде. Чара башланыр алдыннан яшьләр махсус бланкларда Бөек Ватан сугышы ветераннары адресына якынлашып килүче бәйрәмнәр — Ватанны саклаучылар көне һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән үзләренең котлауларын яздылар. Бу «Җиңү хатлары» һәр ветеранга шәхси очрашуларда тапшырылачак.

Чараны оештыручылар белдергәнчә, «Җиңү хаты» акциясе — яшьләргә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыгы турында тагын бер кат искә төшерү мөмкинлеге. Бу һәр кеше өчен аның Җиңү турындагы хәтерне саклау эшенә керткән шәхси өлеше турында уйланырга мөмкинлек.

Хатлар язганнан соң, Казаннан Бөек Ватан сугышы ветераны, отставкадагы полковник, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Ветераннар советы һәм президиумы әгъзасы Борис Алексеевич Ботов белән видео-очрашу узды. Борис Алексеевичка-96 яшь. Олы яшьтә булуына карамастан, ветеран үзе өчен гадәти булмаган форматта Ташкент халкы белән аралашу тәкъдимен шатланып кабул итте, сугыш чоры хәтирәләре белән уртаклашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100