news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ташкентта “Татар егете” һәм “Татар кызы”на Интернет аша тавыш бирү үткәреләчәк

Быел Сабан туенда Үзбәкстан татарлары милли костюмнар бәйгесен уздырырга уйлый.

(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”). Ташкентта һәр елны уздырыла торган татар-башкорт Сабан туе бәйрәмендә быел 18 – 35 яшьтәгеләр өчен “Татар егете” һәм “Татар кызы” бәйгесе милли костюмнар (баш киеме) күрсәтүне үз эченә ала. Бу хакта Ташкенттагы Татар иҗтимагый үзәге хәбәр итә.

Бәйгедә катнашу өчен теркәлү Ташкенттагы Татар мәдәни-агарту иҗтимагый үзәгендә Фейсбукта https://www.facebook.com/groups/tatarlar.uz/ сылтамасы белән бара.

Бәйге, 4 июньдә иртән 9.00 сәг. башланып, көн үзәгенә кадәр дәвам итә. Нигезләмә нигезендә, катнашучы милли киемдәге фотографиясен (баш киеме), үзе турында мәгълүматларны – исем-фамилия, яше, яшәгән урыны, телефон номерын күрсәтергә теш.

Җиңүчеләр фотографиягә карап тавыш бирү (“лайклар” саны) буенча билгеләнә.
2, 3 урынны алучыларга да оештыручылар һәм спонсорлардан призлар биреләчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot