news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ташкентта ТАССРның яшьтәше булган 100 яшьлек ике әбине котладылар

Татар әбиләренең икесе дә – Сөембикә Гариф кызы һәм Сабира Котлыәхмәт кызы Ташкентның Яккасарай районында яши.

Ташкентта ТАССРның яшьтәше булган 100 яшьлек ике әбине котладылар
prtuz.tatarstan.ru

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Ташкентта Сөембикә Шәрипова һәм Сабира Фәттахованы 100 яшьлек юбилейлары һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән котладылар. Шул ук вакытта, карантинның барлык кагыйдәләре дә үтәлде. Бу хакта Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы Вәкиллеге хәбәр итә.

ТАССРның яшьтәшләренә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау хаты тапшырдылар.

Татар әбиләренең икесе дә – Сөембикә Гариф кызы һәм Сабира Котлыәхмәт кызы Ташкентның Яккасарай районында һәм бер-берсеннән берничә тукталыш аша гына яши. Туганнар кебек, алар бер-берсенә бик тә охшаган, яшь аермасы да ун көн генә.

Сөембикә әби гомер буе сәламәтлек саклау системасында эшләгән, орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Ул - татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакыйның бертуганының кызы.

Сабира әби мәктәптә балалар укыткан, тылда җиңү таңын якынайту өчен алны-ялны белми эшләгән.

Әбиләрнең икесенең дә, өлкән яшьтә булуга да карамастан, хәтерләре яхшы, төрле темаларга сөйләшәләр. Алар чын мәгънәсендә телевидение йолдызына әверелде, «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында әбиләр турында берничә репортаж күрсәттеләр.

Сөембикә Шәрипова һәм Сабира Фәттахова Үзбәкстан һәм Татарстан халкына тыныч күк йөзе, сәламәтлек, иминлек, сугыш һәм авыр елларның беркайчан да кабатланмавын теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100