Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Ташкентта “Славян базары” - халыклар дуслыгы бәйрәме уздырылды
“Славян базары” программасында славян халыкларының музыкасы, җырлары, шигъри мәдәнияте тәкъдим ителгән.
(Казан, 26 май, “Татар-информ”). Ташкентта Россиянең Фән һәм мәдәният үзәгендә Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган “Славян базары” халыклар дуслыгы бәйрәме уздырылган. Бу хакта Үзбәкстанның Татарстандагы вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Славян базары” программасында славян халыкларының музыкасы, җырлары, шигъри мәдәнияте тәкъдим ителгән. Биредә төрле халык җыр-шигырьләре яңгырый.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәйсә Баймурзина җитәкләгән татар-башкорт “Дуслык” ансамбле кунакларга - татар һәм башкорт җырларын , ә “Ләйсән” ансамбле татар биюләрен бүләк иткән.

Бәйрәмдә катнашучылар өчен Үзбәкстанның атказанган артистлары Руслан Гафаров һәм Марат Хәкимовның, җырчы һәм музыкант Виктор Нефедовның чыгышлары зур бүләк булган.

Бәйрәмдә күргәзмәдә татар милли ризыклары, милли киемнәре аерым урын алып торган. Биредә Ташкентның лицей һәм көллият укучылары, аеруча Үзәк курсыннан Татарстанны Анжелика Хәлилова, Әдилә Әбделмәнова, Элина Мостафина, Карина Смирнова, Дмитрий Иванов һәм Рафаэль Мурсаев бик матур итеп тәкъдим иткән.

Ташкенттагы Россиянең Фән һәм мәдәният үзәге җитәкчесе Славян язуы һәм мәдәнияте көненең чын халык бәйрәменә әверелүен, әлеге үзәктә 16 милли диаспора бергә бердәм эшләвен билгеләп үтә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз