news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ташкентта Рөстәм Яхин кичәсенә җыелган тамашачы кайбер романсларны беренче тапкыр ишетте

Ташкентта Рөстәм Яхинның тууына 95 ел тулуга багышланган концерт узды.

 (Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Ташкентта Үзбәкстан Республикасының Дәүләт консерваториясендә Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ферүзә Халдарованың танылган татар композиторы, татар романсына нигез салучы Рөстәм Яхинның тууына 95 ел тулуга багышланган концерты узды. Бу хакта Татарстанның Үзбәкстандагы Вәкиллегендә хәбәр иттеләр.

Кичәдә Россия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасындагы Илчелеге, БДБ эшләре буенча федераль агентлыкның Үзбәкстандагы Вәкиллеге, Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге хезмәктәрләре, шулай ук Ташкентның татар иҗтимагый мәдәни-яктырту үзәге активистлары, җәмәгатьчелек һәм яшьләр катнашты.

Кичәне Үзбәкстан Республикасы Мәдәният һәм спорт эшләре министрлыгы, Үзбәкстан милли симфоник, камера һәм халык уен кораллары оркестрлары коллективлары берләшмәсе белән бергә Үзбәкстан Республикасы Дәүләт консерваториясе оештырган.

Концерт программасына Р. Яхинның Г. Тукай, М. Җәлил, Ә. Ерикәй, М. Нугман, С. Хәким, А. Саттаров, Ш. Хөсәенов, Н. Дәүли һ.б. шигырьләренә язылган татар һәм рус телендәге романслары кертелгән иде, аларның кайберләрен Ташкент тамашачылары беренче тапкыр ишетте.

news_right_1
news_right_2
news_bot