news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ташкентта мәрхәмәтлек йортларында тәрбияләнүче балалар өчен Сабан туе үткәрелде

Бәйрәм программасында үзбәк циркы артистлары – «Элмост» клоуннары дуэты, акробатлар – эквилибристлар Иван Мягких һәм Шерзод Садыйков чыгыш ясады.

Ташкентта мәрхәмәтлек йортларында тәрбияләнүче балалар өчен Сабан туе үткәрелде
Представительство Республики Татарстан в Республике Узбекистан

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге Ташкент, Буки, Гөлистан, Бохара, Анджан, Термеаз һәм Нукус йортларында тәрбияләнүче өч йөз бала өчен «Балалар Сабан туе» уздырды. Бу хакта Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге хәбәр итә.

Бәйрәм өчен оештыручылар төрле бүләкләр әзерләгән иде. Бәйрәм программасында үзбәк циркы артистлары – «Элмост» клоуннары дуэты, акробатлар – эквилибристлар Иван Мягких һәм Шерзод Садыйков чыгыш ясады.

Бию жанры артисты Дания Кашапова «Жар-птица» бию номерын күрсәтте һәм кызлар өчен татар биюе буенча мастер-класс бирде. Шулай ук балалар алдында Ташкентның танылган җырчысы Руслан Гайнанов татар телендә дәртле җырларын башкарды.

Ташкенттан килгән кунаклар өчен Мәрхәмәтлек йортларында тәрбияләнүчеләрнең бию номерлары белән чыгыш ясады.

Сабантуйда катнашучылар аркан тарту, кашыкка йомырка куеп йөгерү, чүлмәк вату, көянтә белән йөгерү кебек ярышларда катнашты. Конкурслардан соң балалар арасында футбол һәм волейбол матчлары узды.

Бәйрәмдә катнашучыларга үзбәк пылавы, җиләк – җимеш, татар халык камыр ризыклары, тәм-томнар һәм туңдырма тәкъдим ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100