Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ташкентта Халыкара толерантлык көнен билгеләп үттеләр
Бәйрәм Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән элемтәләр комитеты тарафыннан оештырылды.
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). 15-21 ноябрьдә Үзбәкстан Республикасында толерантлык атналыгы башланды. БМО Генераль Ассамблеясе карары буенча 1997 елдан башлап 16 ноябрьдә бөтен дөньяда ел саен Халыкара толерантлык көне билгеләп үтелә.
2021 елның 16 ноябрендә Халыклар дуслыгы монументына - тимерче Шоахмәд Шомахмәдов гаиләсе һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды. Әлеге гаилә Бөек Ватан сугышы елларында Ташкентка эвакуацияләнгән 15 төрле милләт баласын уллыкка алган һәм тәрбияләгән, диелгән Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәрендә.
Шул ук көнне Алишер Навои исемендәге кино сараенда «Дуслыкны җырлаучы ил» документаль фильмы күрсәтелде.
Чара концерт программасы белән дәвам итте, анда милли-мәдәни үзәкләр вәкилләре һәм иҗат коллективлары катнашты.
Ташкент шәһәрендәге татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәген Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Мәрьям Бохарова җитәкчелегендәге популяр «Яшьлек», «Ләйсән», «Изге Нур» ансамбльләре, Татарстан һәм Башкортстан Республикаларының атказанган артисты Фирүзә Хәлдарова тәкъдим итте.
Бәйрәм Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән элемтәләр комитеты тарафыннан оештырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз