news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ташкентта Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулуга багышланган иҗат кичәсе узды

Кичәдә Гаяз Исхакый сүзләренә язылган җырлар яңгырады.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). 25 февральдә Ташкентта күренекле җәмәгать эшлеклесе, публицист, татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулуга багышланган иҗат кичәсе булды. Бу хакта Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге тарафыннан оештырылган кичә Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дусларча элемтәләр комитеты актлар залында узды.

Чарада Гаяз Исхакыйның бертуганының кызы Сөембикә Шәрипова, Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең идарә рәисе, Үзбәкстан Республикасының атказанган халык мәгарифе хезмәткәре, үзбәк дәүләт физик культура институты проректоры Р.Нәбиуллин, З.Вәлиди исемендәге Башкорт мәдәният үзәге рәисе И.Хәсәнов, Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге активистлары, зыялылар, яшьләр, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Кичәне алып баручы - Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең идарә әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Р.Маннапова, шул ук үзәкнең идарә әгъзасы, Үзбәкстан Фәннәр академиясенең Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Р.Шиһабетдинов һәм үзәкнең яшь активистлары татар реалистик әдәбиятына нигез салучы, сүз остасы, мәшһүр сәясәтче Гаяз Исхакыйның иҗат һәм тормыш юлы хакында сөйләде.

Кичә концерт программасы белән төгәлләнде. Анда Гаяз Исхакый сүзләренә язылган җырлар яңгырады.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100