news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ташкентта Гаяз Исхакыйны искә алу кичәсе узды

Кичә Мөхтәр Әшрәфи исемендәге музейда Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге тарафыннан оештырылган.

Ташкентта Гаяз Исхакыйны искә алу кичәсе узды
Представительство РТ в республике Узбекистан

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Ташкентта Мөхтәр Әшрәфи исемендәге музейда Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге тарафыннан Гаяз Исхакыйны искә алу кичәсе оештырылган иде. Бу хакта Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге хәбәр итә.

Кичәне Үзбәкстанның дәүләт хор капелласы солисткасы, Татарстан Республикасы һәм Башкортостан Республикасының атказанган артисткасы Ф.Халдарова ачып җибәрде.

Татар халык җырларының үзенчәлекле башкаручысы Әдһәмова Г. Исхакыйның тормышы һәм иҗаты турында, 10 майда 99 яшен билгеләп узачак Ташкент шәһәрендә яшәүче туганы Сөембикә Шәрипова гаиләсенең авыр тормышы турында сөйләде.

Чирчик шәһәрендә яшәүче шагыйрә А.Иштуганова үзенең патриотик шигырьләре белән кичәне татар һәм үзбәк телләрендә дәвам итте.Чарада «Мирас» татар халык ансамбле «Аллаһка шөкер» җырын башкарды.

Өлкән фәнни хезмәткәр, Ташкент шәһәре милли-мәдәни үзәгенең идарәсе әгъзасы Р. Шиһабетдинов Гаяз Исхакыйның тормышы буенча тарихи белешмә бирде.

Р. Нәбиуллин музей җитәкчелегенә уртак чаралар оештыруда даими ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук кичәдә катнашучыларга чәчәкләр тапшырды һәм иҗатта уңышлар теләде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100