news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ташкентта Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилне искә алдылар

Әдәби-музыкаль кичә Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын күмәк башкару белән төгәлләнде.

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). 28 апрель көнне Ташкентта Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилне искә алдылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Халыкара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дусларча элемтәләр комитеты актлар залында Ташкент шәһәре Татар иҗтимгый мәдәни-агарту үзәгендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәм герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.

Кичәнең сценарий авторы һәм алып баручысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Toshkent» Телерадиоканалының татар-башкорт радиотапшырулары мөхәррире, Ташкент шәһәре Татар иҗтимгый мәдәни-агарту үзәгенең идарә рәисе Рәйхан кунакларны сәламләп, ел саен апрель аенда татар җәмәгатьчелеге Үзбәкстанда яшәүче барлык халыклар белән бергә татар халкының әлеге мәшһүр улларын искә алуын билгеләп үтте. Әлеге шәхесләрнең һәркайсы татар халкы, туган тел, аның мәдәниятен үстерү өчен күп эшләр башкарган. Ул кичәгә килүчеләрне шагыйрьләрнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды.

Чарада мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, Ташкент шәһәре Татар иҗтимгый мәдәни-агарту үзәге активистлары һәм идарә әгъзалары, иҗади интеллигенция вәкилләре, галимнәр, музыкантлар, шигырь сөючеләр, шәһәр җәмәгатьчелеге, яшьләр, журналистлар катнашты.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Римма Гыйззәтуллина, җырчы Ирина Гыймранова, Мәрьям Бохарова җитәкчелегендәге «Изге нур» татар фольклор ансамбле музыкаль номерлар тәкъдим итте. Кичә Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын күмәк башкару белән төгәлләнде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100