news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ташкент шәһәрендә Татар кызы һәм Татар егете бәйгесе икенче тапкыр уздырыла

10 июнь көнне Ташкент шәһәрендә Сабантуй бәйрәме кысаларында Татар кызы һәм Татар егете бәйгесе үтәчәк.

(Казан, 5 июнь, "Татар-информ"). Бәйге 4 июньнән 10 июньгә кадәр дәвам итә.  Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Аның шартлары буенча, катнашучылар милли киемнәрдә төшкән фотосурәтләрен социаль челтәрдәге махсус төркемдә урнаштыргач, тавыш бирү башланып китә. Катнашучылар 3 яшьтән 15 яшькә кадәр һәм 16 яшьтән 35 яшькә кадәр булган 4 төркемдә көч сынаша, диелгән әлеге хәбәрдә.

Җиңүчеләр 10 июнь көнне фотографияләргә куелган лайклар санына карап билгеләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot