news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ташкент шәһәрендә Хәсән Туфанны искә алдылар

Шәһәрнең Татар милли-мәдәни үзәгендә танылган татар шагыйре Хәсән Туфанның тууына 119 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә булды.

Ташкент шәһәрендә Хәсән Туфанны искә алдылар
tatar-congress.org

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Үзбәкстанның Ташкент шәһәренең Татар милли-мәдәни үзәгендә танылган татар шагыйре Хәсән Туфанның тууына 119 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичәне Ташкент шәһәре Татар милли-мәдәни үзәге ярдәме белән «Дуслык» татар-башкорт иҗат берләшмәсе оештырды. Бәйрәмне Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәисә Баймурзина ачты. Әдәби чарада студентлар, мәктәп укучылары, Ташкент шәһәренең Татар милли-мәдәни үзәге бүлекчәсе активистлары катнашты.

«Дуслык» берләшмәсенә йөрүчеләр Хәсән Туфан шигырьләрен укыды, җырлар һәм халык биюләрен башкарды. Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында Габдулла Волков әзерләнгән фильмны күрсәттеләр.

Хәсән Туфан (1900-1981) - күренекле татар шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты. Аның халыкчан иҗаты ХХ гасырның зур һәм бай тарихи вакыйгаларына яшьтәш һәм дистә еллар дәвамында татар шигъриятенең югары үрендә тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100