news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ташкент Сабан туе мәйданга 40 мең кешене җыйган

Сабан туе тарихында икенче тапкыр татар милли баш киеме конкурсы уздырылган.

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). 10 июньдә Ташкент шәһәрендә Сабан туе бәйрәме уздырылган. Мәйданга 40 меңгә якын кеше җыелган. Бу хакта Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге хәбәр итә.

Сабан туе Ташкентның “Дуслык бакчасы” шәһәр мәдәният һәм ял паркында үткәрелгән. Бәйрәм программасында милли киемнәр бәйрәм йөреше уздырылган. Ул үзәк керү капкасында башланып, сәхнәгә кадәр дәвам иткән.

Сәхнәдә Үзбәкстанның һәм Татарстанның танылган сәнгать осталары катнашында зур концерт оештырылган. Анда Зөфәр Билалов белән Зәйнәб Фәрхетдинова, “Фәридә-Алсу” дуэты, Наил Сәгъдиев, Үзбәкстан дәүләт циркы акробатлар триосы, “Яшьлек”, “Изге нур”, “Сандугач”, “Агыйдел”, “Ләйсән” һ.б. татар һәм үзбәк ансамбльләре чыгыш ясаган.

Паркта татар милли ризыклары һәм кул эшләре күргәзмәсе дә оештырылган. Шулай ук Сабан туенда гадәттәгечә милли уеннар да үткәрелгән.

Ташкент Сабан туе тарихында икенче тапкыр татар милли баш киеме конкурсы уздырылган. Конкурста 3 яшьтән 15 яшькәчә кызлар һәм малайлар, шулай ук 16-35 яшьлек егетләр-кызлар катнашкан. Җиңүчеләргә Дипломнар, калфаклар һәм түбәтәйләр бүләк ителгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100