news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ташкент кызлары татарча токмач кисүдә ярышкан

Үзбәкстан башкаласында Татар җәмәгатьчелегенең мәдәни-агарту үзәге “Ягез әле, кызлар” бәйгесе уздырган.

(Казан, 27 ноябрь, "Татар-информ"). Ташкентта “Ягез әле, кызлар” бәйгесе булып узган. Бу хакта Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге хәбәр итә.

Бәйгедә катнашучы кызлар татар халык камыр ашларын әзерләүдә, татарча токмач кисүдә, салат әзерләүдә, чигү чигүдә һәм татарча җырлауда, шигырь язуда ярышкан.

Әлеге күңелле чара Ташкент Татар җәмәгатьчелегенең мәдәни-агарту үзәге тарафыннан оештырылган.

Жюри бәйгедә катнашучыларны чыгышларына, башкарган эшләренә карап лаеклы бәяләгән.

Нәтиҗәдә, беренче урынны - Гөлнур Әдһәмова, икенче урынны Лилия Мөхәмәтҗанова яулаган. Өчене урынга Тамара Мөхтәруллина лаек булган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot