Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тәсбихтәге 33 бөртек сыман: Казанда Пушкин мирасына багышланган уникаль күргәзмә ачылды
Александр Пушкинны хәтергә алу көнендә Ислам мәдәнияте музеенда «Вәхи иңде күктән...» күргәзмәсе ачылды. Проект «Коръәнгә иярүләр» шигъри циклының беренче тапкыр басылып чыгуына 200 ел тулуга багышланган.
Пушкин һәм Коръән дөньясы – Казан Кремлендә
Күргәзмәнең нигезен 33 каллиграфик композиция тәшкил итә. Әлеге проект өчен махсус рәвештә Санкт-Петербургның «От Аза до Ижицы» каллиграфия үзәгенең Россиянең төрле шәһәрләреннән булган 11 автор «Коръәнгә иярүләр» циклыннан өземтәләр белән өчәр әсәр иҗат иткән. Бу эшләрне каллиграфик битнең бердәм форматы, шул дәвер рухына һәм Пушкин шигъриятенең җиңеллегенә туры килә торган язу өслүбе, Пушкин текстының тирәнлегенә аваздаш булган күпүлчәмлелек тудыра торган күләмле элементлар берләштерә.
Фото: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте
Шигъри циклның XIX–XX гасырлардагы сирәк басмалары һәм шагыйрь иҗатында ислам мирасының чагылышын өйрәнүче әдәбият белеме тикшеренүләре Мәскәүдәге Александр Пушкин исемендәге китапханә тарафыннан тәкъдим ителгән. Китапханә ярдәме белән «Вәхи иңде күктән...» күргәзмәсендә Россия Фәннәр академиясе Рус әдәбияты институтыннан (Пушкин йорты) Александр Пушкинның «Коръәнгә иярүләр» фрагментлары булган өч автографының күчермәсе күрсәтелде.
«Казан Кремле» музей-тыюлыгы фондларыннан алынган предметлар Александр Пушкинның 1833 елда Казанда булуын тасвирлый. Коръәннең XIX–XX гасырларда башкарылган рус теленә тәрҗемәләре мөселманнарның Изге китабына карата кызыксынуның арта баруын чагылдыра. 1820 елда Казан университетының Азия типографиясендә басылып чыккан гарәп телендәге Коръән Кәрим аеруча игътибарга лаек.
Фото: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте
Илнур Низамиев: «Әлеге проект киң җәмәгатьчелек арасында зур кызыксыну уятыр дип өметләнәбез»
Тантананың 10 февральгә туры килүе очраклы түгел, чөнки нәкъ менә кичә рус әдәбиятының классигы Александр Пушкинның вафатына 189 ел булды. Шагыйрьнең йөрәге тибүдән туктаса да, аның иҗаты ике гасырдан артык вакыт узгач та, йөрәкләрне җылыта һәм рухи эзләнүләргә этәрә. Бу күргәзмә Пушкинның Ислам диненә, Коръән Кәрим аятьләренә булган чиксез ихтирамын чагылдырган иҗат җимеше булып тора.
Ислам мәдәнияте музее директоры Илнур Низамиев тантананы Зөлфәт тәрҗемәсендәге Пушкин юллары белән башлап җибәрде. «Күргәзмәне ачу тантанасын без Александр Сергеевич Пушкинның Зөлфәт тәрҗемәсендәге «Коръәнгә иярүләр» циклыннан җиденче шигыре белән башлап җибәрдек. Сезне Казан Кремле диварларында, Кол Шәриф мәчетендә, Ислам мәдәнияте музеенда «Вәхи иңде күктән...» күргәзмәсе ачылышында күрүебезгә чиксез шатбыз», – дип мөрәҗәгать итте ул кунакларга.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Илнур Низамиев билгеләп үткәнчә, бу күргәзмә XXI гасыр күзлегеннән яңача аңлашыла торган күпкырлы проект булып тора. «Биредә рус каллиграфиясе шагыйрьнең гениаль юллары, Ислам сәнгате һәм Эбру техникасы белән бергә үрелә. «Вәхи иңде күктән...» күргәзмәсе XIX-XX гасырларга караган тарихи предметлар, басылган шигырьләр һәм шагыйрьнең 1833 елда Казанда булуы турындагы хикәятләр белән тулыландырыла. Бу комплекслы проект киң җәмәгатьчелек арасында зур кызыксыну уятыр дип өметләнәбез», – дип ассызыклады музей директоры.
Ришат хәзрәт Хәмидуллин: «Бөек шагыйрь искиткеч әдәби әсәр иҗат иткән»
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламен ТР Диния нәзарәтенең мәгълүмат сәясәте буенча урынбасары Ришат Хәмидуллин җиткерде. «Озак вакытлар дәвамында Коръән һәм ислам дине Александр Пушкин өчен илһам чыганагы булып торган. Коръән тәрҗемәләрен өйрәнеп, 33 сүрәдән алынган өзекләрне кулланып, бөек шагыйрь искиткеч әдәби әсәр иҗат иткән. Бүген без шушы мөбарәк урында нәкъ менә шул рухи хезмәтне күрәбез», – дип билгеләп үтте Ришат хәзрәт.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Ришат хәзрәтнең чыгышында күргәзмәнең дини һәм әхлакый кыйммәте аеруча тирән яктыртылды. «Бу – мәдәни чара гына түгел, ә Аллаһ сүзенең бөек шагыйрь талантында, аның иҗатында чагылыш табуы. Александр Сергеевич хакыйкатьнең, зирәклекнең һәм гүзәллекнең кайтавазын ишетә алган һәм барлык хисләрен үз шигырьләре аша җиткергән. «Вәхи иңде күктән...» күргәзмәсендәге 33 эш – алар мәңгелек турындагы хезмәтләр. Һәр кеше Аллаһка үз юлы белән килә, кемдер иҗат һәм сәнгать аша якыная», – диде ул.
Чыгышының ахырында Ришат Хәмидуллин Аллаһтан бу чарага бәрәкәт һәм һәркемгә рухи зирәклек сорап дога кылды. «Аллаһы Тәгалә бу чараны хәерле итсен, безгә күбрәк аңлау, зирәклек һәм ниятләребездә ихласлык бирсен. Бу күргәзмә безгә тормышыбыз, бирелгән гомернең кадере турында тагын бер кат уйланырга, максатларыбызны дөрес куярга мөмкинлек бирсен иде», – дип теләкләрен җиткерде мөфти урынбасары.
Әлфия Рәхмәтуллина: «Ул безнең йөрәкләрдә яшәвен дәвам итә»
Проектның кураторы, Татарстанның атказанган мәдәнити хезмәткәре Әлфия Рәхмәтуллина күргәзмәнең кешелек өчен әһәмиятенә тукталды. «Сезне шундый гүзәл һәм бөтен кешелек өчен мөһим вакыйга булган күргәзмә ачылышында күрүебезгә шатбыз. Шунысы символик: нәкъ менә бүген, моннан берничә сәгать элек бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның йөрәге тибүдән туктаган. Ләкин ул безнең йөрәкләрдә яшәвен дәвам итә», – дип белдерде Әлфия ханым.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Вәхи иңде күктән...» күргәзмәсенең концепциясе турында сөйләгәндә, Әлфия Рәхмәтуллина аның ничек барлыкка килүен бәян итте. «Бу фикер миңа узган ел шагыйрьнең 226 еллыгында килде. Мин бу әсәрне 33 өлешкә бүлдем, алар тәсбихтәге 33 бөртек сыман тезелде. Санкт-Петербург каллиграфия сәнгате үзәгеннән 11 оста һәрберсе өчәр эш язып, барлыгы 33 каллиграфик композиция иҗат итте. Күргәзмә Пушкин эзләре булган урыннар буйлап сәяхәт итә һәм бүген без аны Казанда тәкъдим итәбез», – диде проект кураторы.
Татьяна Калашникова: «Шагыйрьгә кагылышлы барлык мирасны саклыйбыз һәм пропагандалыйбыз»
Тантанада Мәскәүдән килгән кунак – Александр Пушкин исемендәге китапханә директоры Татьяна Калашникова да катнашып, үзенең фәнни күзәтүләрен җиткерде. «Сез барыгыз да мәктәп елларыннан ук беләсездер: нәкъ менә «Коръәнгә иярүләр» шигъри циклы белән Пушкин иҗатын фәлсәфи яктан яңача аңлау башлана. Пушкин әлеге әсәрне цикллар белән язган, ләкин бу циклдан соң ул үзен бөтенләй башка кеше итеп хис итә башлаган. Без шагыйрьгә кагылышлы барлык мирасны саклыйбыз һәм пропагандалыйбыз», – дип билгеләп үтте ул.
Татьяна Калашникова күргәзмәгә китерелгән китапларның кыйммәте турында да аерым тукталып үтте. «Бүген без бирегә борынгы басмалардан алып заманча китапларга кадәр кызыклы экспонатлар алып килдек. Витриналардагы китапларга карасагыз, Пушкинның «Коръәнгә иярүләр» шигъри циклы хәзерге укучыны да, филологларны да, философларны да кызыксындыруын күрерсез. Бу тема заманча караш аша тәкъдим ителгәндә тагын да ачыграк яңгырый», – диде китапханә директоры.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Экспозициядә Пушкин заманындагы борынгы басмалардан алып заманча китапларга кадәр бик күп кызыклы экспонатлар тәкъдим ителгән. Витриналарда урнашкан һәр китап – тарихның бер сәхифәсе, алар ислам темасының бүген дә зур актуальлеккә ия булуын күрсәтә. Бу басмалар аша без шагыйрьнең иҗаты гасырлар аша ничек сакланып килүен һәм популярлашуын күрәбез. Пушкинның «Коръәнгә иярүләр»е бүген дә галимнәр игътибарында.
Чарада катнашучылар арасында танылган язучылар, галимнәр, дин әһелләре һәм студентлар катнашты. Күргәзмәгә килүчеләрнең экспонатларны игътибар белән караулары бу проектның кирәклеген раслый. Бу күргәзмә – җәмгыятебездәге дуслык һәм бердәмлекнең күркәм бер мисалы булып танылды.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
-
Проектның идея авторы һәм җитәкчесе – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Рәхмәтуллина.
«Вәхи иңде күктән...» күргәзмәсе 2026 елның 17 мартына кадәр дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз