Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тары ярмасы белән бодай оны арзаная, яшелчә кыйммәтләнә
Туклану продуктларының күпчелегенә соңгы бер атнада бәяләр төшкән
(Казан, 18 март, “Татар-информ”). Узган атнада Казанның сәүдә нокталарында аерым төр яшелчә бәяләре үсүен дәвам иткән. Башлы суган хакы 3 процентка, кәбестә белән кишер бәясе 1,1-1,2 процентка, бәрәңге бәясе-0,5 процентка күтәрелгән. Шулай ук йомырканың 1,5 процентка, каймакның-1, ярымысланган казылыкның 0,4 процентка кыйммәтләнүе күзгә ташлана.
Туклану продуктларының күпчелегенә соңгы бер атнада бәяләр төшкән. Кимү ягына иң зур бәяләр үзгәреше тары ярмасы белән бодай онында күзәтелә (1,4-1,7 процентка). Токмач, шикәр комы һәм тавык ите-якынча 1 процентка, стерильләштерелгән сөт, майлы эремчек 0,4-0,6 процентка арзаная төшкән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз