news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тарханов матчларда чит ил музыкасын яңгыратуны тыю идеясен хуплады

Россиянең футбол буенча җыелма командасының элеккеге тренеры Александр Тарханов спорт чараларында чит ил музыкасын яңгыратуны тыю инициативасына карата фикерен белдерде.

«Гомумән алганда, бу принципиаль мәсьәлә түгел, әмма мин күбрәк совет, рус җырларын яратам һәм спорт чараларында нәкъ менә шундый музыка булырга тиеш, дип саныйм», - диде «Татар-информ»га эксперт.

Элегрәк Дәүләт Думасында Россия башкаручыларын алга этәрү өчен спорт чараларында чит ил музыкасын яңгыратуны чикләү яисә тулысынча тыю мөмкинлеге турында әйттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot