news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Тархан» тарихи-мәдәни конкурсының яңа II сезонына гаризалар кабул итү дәвам итә

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә «Тархан» 2022 тарихи-мәдәни конкурсын тәкъдим итә. Катнашучыларны теркәү 2022 елның 31 декабренә кадәр гамәлгә ашырыла. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Тархан» тарихи-мәдәни конкурсында катнашучылар Казан Федераль Университетына Халыкара мөнәсәбәтләр институтының «төрки халыклар тарихы» юнәлешенә керү хокукы өчен көрәшәләр.

Конкурста Россия Федерациясенең барлык субъектларының 10-11 сыйныф укучылары һәм/яки урта белем бирү учреждениеләре студентлары, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән абитуриентлар катнаша ала.

Конкурс ике турда уздырыла:

– 1 этап – онлайн (читтән торып). Ул сайтта теркәлүне http://www.tarhan-history.ru/ һәм онлайн-викторинаны үз эченә ала. Сайлап алуны узучылар 2 этапка чакырыла.

Онлайн-этапның вакыты – 2022 елның 31 декаберенә кадәр.

– 2 этап – оффлайн (көндезге бүлек). Телевикторина-уен форматында уза, 4 турны үз эченә ала – 1/8, 1/4, 1/2 финал һәм финал. Һәр этапта өч җиңүче билгеләнә, көндезге турның икенче этабына уза . Катнашучының шәхсән булулары мәҗбүри.

Көндезге этапларны үткәрү вакытлары – 2023 елның 15 гыйнварыннан 2023 елның 15 мартына кадәрге ара.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot