news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Тархан» тарихи-мәдәни конкурсының өченче сезоны финал ярышлары Болгарда узды

«Тархан» тарихи-мәдәни конкурсының өченче сезоны финал ярышлары Болгарда узды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев, Рузилә Мөхәммәтова

«Тархан» тарихи-мәдәни конкурсының өченче сезоны финал ярышлары Болгарда узды. 6 финалист арасыннан кем җиңүче икәнен оештыручылар әлегә сер итеп саклый – КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтына Төрки халыклар тарихы профиле буенча кемнең бюджет урынына ия буласы тапшыру телевидениедә күрсәтелгәндә генә билгеле булачак.

«Бик зур рәхмәт сезгә, мин сезне сокланып күзәттем. Сорауларның 90 процентына җавап та бирә алмаган булыр идем әле – чынлап әйтәм. Киләчәктә сезнең зур фәнни эшләрегезне күрергә язсын! Тарихын белмәгән кешенең киләчәге юк», – диде мәдәният министры финал ярышлары тәмамланган катнашучыларга рәхмәтләрен җиткереп.

«Кайчан да булса минем оныгым да сезнең кебек шундый тапшыруларга катнаша алсын иде дип кызыгам», - диде ул.

Ирада Әюпова журналистлар белән аралашканда әлеге проектны министрлыкның иң уңышлы проектларыннан булуын әйтте.

Финалга чыгучылар исемлеге: Яшел Үзән районыннан Камилла Нотфуллина, Саба районыннан Ания Мирзагалләмова, Мамадыш районыннан Сөмбел Сәлахетдинова, Казаннан Искәндәр Бәдигый, Яхъя Зарипов, Эльмира Зыятдинова.

Финал тапшыруы 30 июньдә тамашачыга тәкъдим ителәчәк. Җиңүченең исеме дә шунда билгеле булачак.

«Тархан» проекты тарих белән мавыккан талантлы яшьләребезне үзенә тартып торган магнитка әверелсен иде. Бу яшьләр тарих фәне дөньясында безнең өметле киләчәгебез булыр дип өметләнәбез», – диде проектның инициаторы, Мәдәният министрлыгының бүлек мөдире, тарихчы Айрат Фәйзрахманов.

Финал ярышларында катнашкан экспертлар һәм жюри әгъзалары: КФУның тышкы элемтәләр буенча проректоры: Тимерхан Алишев, Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов, Мәрҗани исемендәге Тарих институты бүлек мөдире Бәхтияр Измайлов, КФУ доценты Айрат Төхвәтуллин. Финал ярышларын КФУ галиме Раил Фәхретдинов алып барды.

  • «Тархан» конкурсы Россия һәм Татарстан тарихын, төрки халыклар мәдәниятен популярлаштыра.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100