news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Тархан» тарихи-мәдәни конкурсының дүртенче сезонында Сарман кызы Алсу Абдиева җиңгән

«Тархан» тарихи-мәдәни конкурсының дүртенче сезоны Сарман кызы Алсу Абдиева җиңүе белән тәмамланды.

«Телепроектның финалында 6 өлкән сыйныф укучысы катнашты. Финалның темасы урта гасыр төрки мәдәнияте иде», дип хәбәр итә Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.

Финалистлар: София Садыйкова (Яшел Үзәннең Ломоносов исемендәге 18 нче лицее, педагог Юлия Шаһиева), Билал Сәгыйтов (Алабуга шәһәренең 1 нче гимназиясе, педагог Рәзинә Фатыйхова), Алсу Абдиева (Сарман гимназиясе, педагог Кифая Заһирова), Арчаның 5нче гимназиясен берьюлы ике катнашучы (педагог Гөлнара Әхмәтханова) - Дилә Зөбәерова (10нчы класс) һәм Алиса Хаҗиева (11нче класс), Әлфир Кадыйров (Чаллы шәһәренең 54 нче гимназиясен тәмамлаган, педагог Равил Шәйхетдинов).

Конкурсның беренче турында театр артистлары тарихи геройларны уйнаган, ә катнашучыларга аларны танырга туры килгән. Идегәй, Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская персонажлары тәкъдим ителгән.

Икенче турда финалистларга Минтимер Шәймиев соравы да тәкъдим ителгән. Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов турында сорау биргән. Шулай ук жюри әгъзалары мәдәният министры Ирада Әюпова, КФУ проректоры Тимерхан Алишев, Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов, Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков, КФУ доценты Айрат Төхфәтуллиннар да үз сорауларын биреп катнашучыларны бәяләгәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot