news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Тархан» тарихи-мәдәни конкурсы 10 апрельдән ТНВ каналында күрсәтелә башлый

Тапшырулар ТР Милли китапханәсендә төшерелде.

«Тархан» тарихи-мәдәни конкурсы 10 апрельдән ТНВ каналында күрсәтелә башлый

«Барлыгы 16 тапшыру булачак. Ул һәр якшәмбедә 11.00 сәгатьтә башланачак», ди ТР мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.

ТР Мәдәният министрлыгы инициативасы белән оештырылган «Тархан» тарихи-мәдәни конкурсы татар тарихы һәм мәдәни мирасы белән кызыксынган югары класс укучыларын киләчәген шушы юнәлеш белән бәйләргә этәрә, татар тарихын һәм мирасын тирәнтен өйрәнергә кызыктыра.

«Тархан» тарихи-мәдәни конкурсының өч җиңүчесе Казан федераль университетында төрки тарих юнәлеше буенча бюджет нигезендә укый алачак.

Тапшырулар ТР Милли китапханәсендә төшерелде. Катнашучылар видеокамералар каршында сорауларга җавап бирделәр. Экспертлар аларның белемен бәяләп баллар куеп барды. Тапшыруны тарихчы, журналист Альберт Шакиров алып барды.

Конкурсны Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирас югары мәктәбе белән берлектә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы оештырды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot