Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Тархан» бәйгесе онлайн-викторинасында «Дулкын» газетасы редакторы җиңде
Мәгълүмат агентлыгындагы матбугат конференциясендә «Татар-информ» укучылары өчен үткәрелгән «Тархан» бәйгесе онлайн-викторинасының нәтиҗәләре игълан ителде.
Экспресс-викторина өч көн дәвам итте. Анда 48 кеше катнашты, аларның ундүрте җиде сорауга дөрес җавап бирде. Оештыручылар өч җиңүчене очраклы рәвештә сайлады.
Очраклы саннар генераторы түбәндәге җиңүчеләрне билгеләде, алар - «Юлдаш» газетасы редакциясе хезмәткәре Ләйсән Хисамиева, «Дулкын» газетасының бүлек редакторы Илназ Сәләхиев һәм Тәтеш районы Килдеш урта мәктәбе директоры киңәшчесе Миләүшә Таҗиева.
«Тархан» тарихи-мәдәни бәйгесе өлкән сыйныф укучылары һәм махсус урта уку йортлары студентлары өчен үткәрелә. Конкурста җиңүче «Төрки халыклар тарихы» юнәлеше буенча КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтына укырга керү мөмкинлегенә ия була.
Өченче сезонда Казан энергетика көллияте студенты Яхья Зарипов җиңде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз