Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Тәртип» радиосы ифтар мәҗлесе уздырды
Чара Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның Коръән укуы һәм вәгазе белән башланып китте.
Казанда «Тәртип» радиосының традицион ифтар мәҗлесе узды. «Милләт» банкет залында узган чарада радио тапшыруларын алып баручылар, җәмәгать эшлеклеләре һәм дин әһелләре катнашты.
Мәҗлесне «Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева алып барды. «Әссәламегаләйкем тәртипле татарларым!» дип килгән кунакларны каршылады ул.

«Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан
Чара Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның Коръән укуы һәм вәгазе белән башланып китте. Җәлил хәзрәт җәмгыятьтә рухи кыйммәтләрнең зәгыйфьләнүе, татар милләтенең кимүе турында сөйләде: «Бүген без җинаятьчедән дә сакланганнан катырак, бәбидән курка башладык. Әгәр дингә килмәсәк, тәүбә итмәсәк, безнең сан бер миллионга кадәр кими ала», – дип кисәтте ул.
Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан
Азан яңгырагач, килгән кунаклар авыз ачып, ахшам намазын укыды. Намаздан соң алар ашап-эчеп, үзара фикер алышты. «Хатын-кызда оят бетте, әгәр хатын-кызда оят булмаса гаиләне тарта алмый. Ирләрнең дәрәҗәсен төшерергә алар тырышкан шикелле күренә», - дип әйтте Татарстанның төп абыстае Сәйдә Аппакова.

Сәйдә Аппакова
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан
«Татмедиа»ның генераль директоры Шамиль Садыйков сүзләренчә, әлеге ифтарны оештыру да үзенә күрә бер могҗиза булган. «Тәртип радиосы Аллаһ ярдәме белән генә яшәүче радио. Сметаны эшләгәч, ифтар уздырырга каян акча алырбыз дип тора идек, карыйбыз счетка тиененә кадәр туры килгән сумма да килеп төште», – ди ул.

«Татмедиа»ның генераль директоры Шамиль Садыйков
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан
Шулай ук, мәҗлестә Рөстәм Хөсәенов «Рамазан» җырын башкарды, Марсель Вагыйзов мөнәҗәт әйтте. Чара ахырында катнашучылар күңел түрендәге уй-фикерләре белән уртаклашты. Россия һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, галим Хатыйп Миңнегулов шаярып: «Тәртип радиосын мин һәрчак тыңлыйм, ләкин алып баручыларның йөзләрен дә күрәсе килә бит, бигрәк тә хатын-кызларны», – дип елмайтты.

Россия һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, галим Хатыйп Миңнегулов
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан
Азактан килгән кунаклар дога кылып, киләсе елда да «Тәртип» радиосының ифтар мәҗлесендә очрашырга язсын дигән теләктә таралыштылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз