Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Тәртип» радиосының үзенчәлекле туган көне: Татарстанның унбер театр артисты бер сәхнәдә
Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Тәртип» радиосы үзенең унбер яшьлек туган көнен билгеләп үтте. «ТӘРТИПле ТЕАТР» яки «Уйныйбыз да, уйлыйбыз да» дип исемләнгән тамашаның үзенчәлеге – биредә «Тәртип» радиосы кебек үк милләт сагында торучы Татарстанның унбер театры катнашуында иде.

Фото: © «Татар – информ» Салават Камалетдинов
Бәйрәм Татар дәүләт «Әкият» курчак театрының Галиәсгар Камалның «Беренче театр» комедиясеннән өзек күрсәтүдән башланып китте. Аннары исә чараны кичәнең төп спикерлары – «Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева һәм Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов дәвам итте.
«Узган ел Гаилә елы уңаеннан барыгызны да җыеп, матур тамаша үткәргән идек. Ә быел – Ватанны саклаучылар елы – каһарманнар елына аяк бастык. Һәм ничек инде без аны сездән, яраткан тыңлаучыларыбыздан, башка үткәрик ди?! Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын каршылаган елда бүген яңгыраячак җырларыбыз, сүзләребез батырлар рухына барып ирешер», - дип башлап җибәрде сүзен Ризәлә Исмәгыйлева.
Шулай ук ул радионың үз юлыннан, кыйбласыннан тайпылмый унбер ел буе тыңлаучыларына ягымлы сүз, зәвыклы җырлар, матур тапшырулар бүләк итә алуын ассызыклап үтте. Илфак Хафизов, бер гасырлык тарихы булган татар театр сәнгатенең дә шул ук юлда булуын, тел сагында торучы икәнлеген искәртеп узды.

Фото: © «Татар – информ» Салават Камалетдинов
Тамаша дәвамында сәхнәдә төрле театрларның иң талантлы актерларның күпчелек чыгышлары Бөек Ватан сугышы темасына кагылышлы иде. Тамашачылар һәр артистны җылы каршы алып алкышларга күмде. «Тәртип» радиосының унбер яшьлек туган көненә багышланган өч сәгатьлек концерт «бәйрәмчә» мохиттә узды.
- Чарада Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры , Әлмәт татар дәүләт драма театры, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә һәм Буа татар дәүләт драма театрлары, Татар дәүләт «Әкият» курчак театры катнашты.
- Өметле киләчәк – «Апуш» татар балалар театрының артистлары һәм музыкантлар – Динә Закирова, Әхмәт Кәримов, «Риваять» этно-төркеме чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз