Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Тәртип» радиосының «Кабатланмас моңнар» концертлар циклы башланып китте
«Татар-информ» 80-90 еллардан алып бүгенге көнгә кадәр тарихны чагылдырган ретро концертны онлайн күрсәтте.
22 сентябрь көнне «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Тәртип» радиосының «Кабатланмас моңнар» концертлар сериясе старт алды.
Ретро концерт 4 өлештән торды. Беренче өлеш 80-90 елларга багышланса, икенче өлеш – 1990-2000 елларны күздә тотты. Алдагы бүлекләр 2000 еллардан бүгенгегә кадәр тарихны чагылдырды.
Программада Айдар Фәйзрахманов, Фоат Галимуллин, Зилә Сөнгатуллина, Зөһрә Сәхәбиева, Алмаз Хәмзин, Зөһрә Шәрифуллина, Лена Бичарина, Зөфәр Хәйретдинов, Филүс Каһиров кебек башкаручыларның, Кирам Сатиев, Ринат Мөхетдинов, Ринат Вәлиев, Айнур Моратов, Булат Шәрипов, Динар Бәдретдинов, Динә Закирова кебек музыкантларның чыгышларын күреп булды.
1976 нчы елларда оешкан кызлардан гына торган «Саз» ансамблендә бердәнбер ир-егет солист булган Алмаз Хәмзин ханымнарны җыеп, ансамбльне кабат ишеттереп, тамашачыга зур сюрприз ясады.
Концертны Марсель Әхмәдуллин белән Айгөл Нәбиуллина алып барды.
«Татар-информ» 80-90 еллардан алып бүгенге көнгә кадәр тарихны чагылдырган ретро концертны онлайн күрсәтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз