news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Тәртип» радиосының 10 еллыгына багышланган концертта танылган гаиләләр катнашачак

«Тәртип» радиосының 10 еллыгына багышланган концертта танылган гаиләләр катнашачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Тәртип» радиосының 10 еллыгына багышланган «Кабатланмас моңнар» концертында танылган гаиләләр чыгыш ясаячак. Концерт 17 апрель көнне Казанның Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә була. «Тәртип» радиосының 10 еллыгы һәм концерт турында «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Әле кайчан гына бер яшьлекне үткәргән идек, инде ун ел үткән дә киткән икән. Күп вакытыбыз зарланып үткән, ә ун ел эчендә «Тәртип» өчен яхшылыклар да бихисап булды. Халыкның күңеле сусаган чишмәнең каян икәнен белү һәм шул чишмәдән су агызып, аларның күңелен күрү – бик зур бәхет. Быел концерт эшчәнлегенә тотындык. Анда без үзебезгә нәтиҗәләр ясаячакбыз. Безнең максат – «Тәртип» радиосында яңгыраган һәрбер тапшыру, һәр җыр кешенең рухын сәламәтлендерә торган дәва булып ирешсен иде», – диде «Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Ул шулай ук концертта танылган шәхесләр, гаиләләр чыгышы булачагын да әйтеп үтте. Алар – Айдар Фәйзрахманов һәм Фольклор музыкасы Дәүләт ансамбле, Фоат Галимуллин, Луара Шакирҗанова, Римма Ибраһимова, Алмаз Хәмзин, Әсхәт Хисмәт, Гөлфия Мөхәммәтгәрәева, Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Гөлшат Имамиева, Марсель Вәгыйзов, Гөлназ Солтанова, Фәрит Таишев, Ландыш Нигъмәтҗанова, Ләйлә Таишева, «Риваять» этно-төркеме, Илназ Бах һәм Гүзәл Идрисова гаиләсе.

«Мондый радио – безнең халык өчен көтеп алынган зур бүләк булды. Татар халкы, гомумән, башка милләтләргә үрнәк», – диде матбугат конференциясендә катнашкан Татарстанның халык артисты Зөлфия Шакирова.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров «Тәртип» радиосында бары тәртипле һәм мәгънәле җырлар булуын искәртеп узды.

«Элек радиоларда мәгънәле җырлар күбрәк була торган иде. Хәзер ул башкачарак. Чөнки радиога җырларны сайлап кына, аның һәр өтерен, интонациясенә, көен тикшереп кенә ала торганнар иде. Ул әйбер күп радиоларда бетте, ә «Тәртип» радиосында һаман да тәртипле, мәгънәле, халык җырлары да яңгырап тора.«Тәртип» радиосына 10 гына түгел, 100 еллыгын да үткәрергә язсын», – диде артист.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Тәртип» радиосы тавышы, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин «Тәртип» радиосы концертларына милли җанлы кешеләр йөрүен әйтте.

«Шушы 10 ел – гаҗәеп нәтиҗәле еллар. Безнең халкыбыз «Тәртип» радиосын халык радиосы дип атый. Димәк, радио бу исемне казанган. «Тәртип»нең ике концерты булды. Әлеге концертка «Тәртип»не, халык моңын яратучылар, милли хисләре булган кешеләр җыела. Алар милли киемнәрдән, түбәтәйләрдән киләләр, уен-җырда катнашалар. Радиода бары халык ярата торган музыка. «Тәртип» радиосында юк-бар нәрсәләр яңгырамый, алар аны кертмиләр. Безнең бит музыкаль байлыгыбыз шулкадәр зур», – диде Фоат Галимуллин.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Тәртип» радиосының 10 еллыгына багышланган чараларның берсе булган «Кабатланмас моңнар» концерты 17 апрель 18:30 сәгатьтә башлана. Оештыручылар сүзләренчә, тамашачылар өчен холлда махсус программа әзерләгәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100