news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Тәртип» радиосында яңа сәхифә ачыла

«Тәртип» радиосында яңа сәхифә ачыла. Быелгы сезонның яңалыклары турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында «Тәртип» радиосының баш редакторы, идея авторы һәм «Кабатланмас моңнар» концертының төп оештыручысы Ризәлә Исмәгыйлева сөйләде.

««Тәртип» радиосында «Халкым һәвәскәрләре» дигән сәхифә башланып китәчәк. Шунда халык җәүһәрләре яңгыраячак. Галия апа Камалова – шуларның берсе», – диде Ризәлә Исмәгыйлева. Ул бу сәхифәгә башлангыч халык арасында «Үз илемдә үз көем» дигән бәйгедән бирелгәнен искәртте.

Ризәлә Исмәгыйлева сүзләренчә, яңа программада берникадәр үзгәрешләр бар. Һәр көн аерым бер темага багышланачак. «Тәртипле иртә» тапшыруы чыгып барачак. Авыл хуҗалыгы, мәгариф, татар дөньясы, башка тармаклар да яктыртылачак. Атналык күзәтү дә әзерләнәчәк. Шулай ук, матбугатка күзәтү көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot