news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Тәртип» радиосы татар телендә сөйләүче радиолар арасында пляж волейболы оештыра

«Тәртип» радиосы татар телендә сөйләүче радиолар арасында пляж волейболы оештыра
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

20 августта 10.00 – 15.00 сәгатьтә Пляж волейболы үзәгендә татар телендә сөйләүче радиолар арасында республикакүләм пляж волейболының унберенче турниры узачак. Быелгы турнирны узган елның җиңүчесе «Тәртип» радиосы оештыра. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат очрашуында билгеле булды.

«Тарихка күз салсак, татар телендә сөйләүче радиолар арасында пляж волейболы быел унберенче тапкыр үткәрелә. Унбер ел дәвамында «Тәртип» радиосы өч тапкыр җиңү яулады, өченче мәртәбә бәйге оештыра (2015, 2019, 2024 – елларда Кубок алды, 2016, 2020 һәм 2025 турнирларын оештыручы). Быелгы бәйге Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана», – дип хәбәр итте радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.

news_right_1
news_right_2
news_bot