news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Тәртип» радиосы редакциясе 10 еллык юбилеен ифтар мәҗлесендә билгеләп үтте

«Тәртип» радиосы редакциясе 10 еллык юбилеен ифтар мәҗлесендә билгеләп үтте
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген «Татмедиа» бинасында «Тәртип» радиосы ифтар мәҗлесе уздырды. Анда радионың 10 еллык юбилее да билгеләп үтелде.

«Шушы 10 ел эчендә күренекле шәхесләребезне дә югалттык. Эльвира Ибраһимова, Наил Шәйхетдинов, Гөлнара Зиннәтуллина, Данил Ибраһимов китеп барды. Алар рухына да дога кылырбыз. Тормыш җиле аркасындагы үзгәрешләргә ис китә торган заман түгел. Дөньялар тыныч булып, исән-сау яшәсәк, шуңа разый. Ел саен ифтарларда җыелып яши белгәнбез дип сөенергә язсын. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын!» – диде радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Ифтар мәҗлесенә радиода эшләгән, радио белән хезмәттәшлек итүчеләр чакырылган иде. Кичә озак еллар радиожурналист булып эшләгән Рәкыйп Гаффарның вәгазе һәм Коръән аятьләрен укуы белән башланып китте. Ул уразаның асылын тагын бер искәртте һәм Рамазан аеның әһәмияте турында сөйләде, нинди ялгышлыклар эшләүдән сакланырга кирәген әйтте.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Гайбәт – ул ике кеше сөйләшкәндә өченче кеше турында сөйләшү. Гайбәт сөйләшүче – бер туганыңның итен ашау белән бер. Сүз йөртү – ике кеше сөйләшкәндә өченче кешенең әйткән яки әйтте дигән сүзен җиткерү. Бу – Аллаһ сөйми торган иң начар сыйфатлар. Алардан котылу өчен Рамазан ае бер дигән мөмкинлек»», – диде Рәкыйп Гаффар.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Фоат Галимуллин радио барлыкка килүгә үк яраткан тыңлаучыларын табуын әйтте. Ул мондый радио барлыкка килсен өчен ике төп шарт булуын әйтте. Беренчесе – аны оештыручы, «ашкынуы беркайчан кимеми» торган Ризәлә Исмәгыйлева, диде ул. Икенчесе дип ул татар зыялыларын атады.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Ифтар мәҗлесендә «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең башкарма директоры Нияз Гәрәев радио хезмәткәрләренә җитәкчелек исеменнән рәхмәт әйтте һәм аның хезмәткәрләренә, радио белән хезмәттәшлек итүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100