Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Тәртип» радиосы җитәкчесе: «Кабатланмас моңнар» концерты һәркемгә күрешү мәйданы булды
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Тәртип» радиосының «Кабатланмас моңнар» концерты булды. «Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева әйтүенчә, концерт онытылган җыр-моңнарны эзләп табу нияте белән оештырылган.
«Тәртип» радиосы кичәләрен оештыра башлагач, өлкән буынның китеп баруын аңлап алдык. Безнең арада исән булганнары бик аз икән, бармак белән генә санарлык. Шуларны барлап, туплап, алар катнашында концерт оештырырга кирәк, дигән уй килде. Әлеге концерт һәркемгә күрешү мәйданы булды. «Кабатланмас моңнар» исеме Наилә апа Яхина тапшыруы исеменнән алынды. Шулай итеп, без концертлар циклын башлап җибәрдек», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Ризәлә Исмәгыйлева «Тәртип» радиосының быел ун еллыгы икәнлеген билгеләп үтте. «16 апрельдә радио эшли башлаганга ун ел була. Юбилей елы булгач, концертларны өч айдан өч айга үткәрергә булдык. Киләсе концерт – 17 апрельдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә була», – диде ул.
Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сафиуллина «Тәртип» радиосына озын гомер теләде. «Тәртип» радиосын бетерсәләр, татарның моңын бетерәбез дигән сүз. «Тәртип» радиосы булмаса, ничек булыр иде икән? Күз алдыма китерә алмыйм. Без халык җырларын тыңлап үскән кешеләр, профессионал композиторларның җырлап үстек. Музыка белән тәрбияләнгән буын без. «Тәртип» радиосының авыр вакытларын да хәтерлим. Ризәлә ханым булмаса, «Тәртип» радиосы булмый иде. Борынгы җырчылардан башлап, бик күп талантлы җырчыларны җыйды», – диде ул.
Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев «Тәртип» радиосын FM дулкыннарда булдырырга кирәк, дигән фикердә. «Тәртип» радиосы машинада һәрчак яңгырап тора. Элекке ретро-җырлар, халык җырларын, үзебезнең өлкән буын артистларын, тапшыруларны яратып, рәхәтләнеп тыңлыйм. Бер ягы бар – Казаннан ерагайгач радио тотмый башлый. Мөмкинлек булса, радионы бөтен Татарстанда тыңлап булсын иде дигән теләгем бар», – диде җырчы.
«Тәртип» радиосының исеме җисеменә туры килгән – тәртипле радио ул. Әлеге радиода без бөтен жанрны да ишетә алабыз. Элекке, безнең арада булмаган җырчыларның язмаларын тыңлау – бик мөһим. «Тәртип» радиосы милләтебезнең асыл егет-кызларын, күренекле шәхесләребезне оныттырмый. Без аларны онытырга да тиеш түгел. Ләкин бу турыда кемдер искә төшереп торырга тиеш. Без белсәк тә, яшьләр, киләчәк буын белергә тиеш. Буыннан-буынга шушы чорны саклау – «Тәртип» радиосының зур миссиясе», – диде Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина.
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Клара Хәйретдинова фикеренчә, «Тәртип» радиосы татар халкының бөек композиторлары, аларның җырларын саклап калуда зур роль уйный. «Без үзебезчә консерваториядә дә, музыка көллиятендә дә татар композиторларының әсәрләрен, халык җырларын студентлардан махсус җырлаттырабыз. Татар халкының мирасын онытырга хакыбыз юк. Эстрада да булсын – заманча җырлар да яңгырасын, анысына да каршы түгел. «Тәртип» радиосы бөтен дөньяда яшәүче татарлар өчен кирәк», – диде ул.
- «Кабатланмас моңнар» концертының максаты – татар халкының милли мирасы булган җыр-моңнарны оныттырмау. Әлеге концертлардан кергән керем, буыннар чылбырын өзмәүдә гаять зур күләмдә эш алып баручы «Тәртип» радиосын озын гомерле итү һәм үстерүгә зур ярдәм. Димәк, һәр билет сатып алучы радио эшчәнлегенә хәлкадәри өлешен керткән, дигән сүз, ди оештыручылар.
Концертта Гөлзадә Сафиуллина, Клара Хәйретдинова, Зөһрә Шәрифуллина, Зөлхия Миңнеханова, Алмаз Ишморатов, Лилия Муллагалиева, Рәсим Низамов, Илшат Вәлиев, «Риваять» этно төркеме, Илгиз Мөхетдинов, Айгөл Гардисламова, Алсу Сәйфуллина, Әлфис Галиуллин,"Казан» һәм «Мирас» балалар бию ансамбле, Динә Закирова, Айнур Моратов, Ильнур Ганиев, Динар Бәдретдинов һәм «Сайдар» баянчылар төркеме һ.б. чыгыш ясады.
Кичәдә Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров, Рамил Курамшинны да искә алдылар. «Тәртип» радиосы концертыннан репортаж соңрак «Интертат.татар» сайтында чыгачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз