news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Тәртип радиосы» һәм «Рухи моң» иҗат берләшмәсе «Татар азаны. Балалар» бәйгесе игълан итә

«Тәртип радиосы» һәм «Рухи моң» иҗат берләшмәсе «Татар азаны. Балалар» бәйгесе игълан итә
"Татар-информ" архивы

"Тәртип радиосы" һәм "Рухи моң" иҗат берләшмәсе 14 яшькә кадәрге барлык малайларны да "Татар азаны. Балалар" бәйгесендә катнашырга чакыра.

Балалар бәйгедә әти-әнисе ярдәмендә яисә мәчет-мәдрәсәләрдәге остазлары булышлыгында катнаша ала. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Бәйге шартлары буенча, 14 яше тулмаган (балигълыкка ирешмәгән, тавышы калынаймаган) малайлар азандагы гарәп сүзләрен дөрес итеп әйтергә һәм азанны милли мәкамгә салырга тиеш.

Җиңүчеләр 8 июльдә Корбан гаетендә билгеле була. Аларга төрле бүләкләр каралган, диелә хәбәрдә.

  • Бәйге турында тулырак azan.tatar сайтында танышырга мөмкин.
news_right_1
news_right_2
news_bot