Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Тәртип» радиосы баш мөхәррире: 25-30 кеше башкара торган эшне алып барабыз
«Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева радио эшчәнлегендә кыенлыклар турында сөйләде.
«Хәлдән килсә, мөмкинлек булса, бик күп акчалар түләп, кешеләрне «Тәртип» радиосына эшкә чакырыр идем. Ул, чыннан да, бик зур хезмәт. Башка милләтләрне күзәтсәк, анда лаеклы ялга чыккан дикторларны телевидение-радиодан җибәрмичә, лаеклы хезмәт хакы түләп, тәҗрибәсен халыкка җиткерер өчен, эшләтәләр. Бездә дә киләчәктә шулай булыр дигән өмет бар», - дигән теләген белдерде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.
Ул киләчәктә барысы да яхшы булыр, шул бер чорны үтәргә кирәк, дип ышана. «Безгә килеп тапшыру эшләгән кешеләр җитәкчелек белән дә турыдан-туры аралашмый. Алар мин һәм Ләйлә Гыймадиева белән аралашалар. Хезмәт хакын түләсәк, без түләгән кебек булабыз. Түләмәсәк тә, без түләмәгән кебек булабыз. Бу безнең өстәге бик зур җаваплылык», - диде баш мөхәррир.
«Кешегә эш хакын түләмисең икән, үзеңнең таләпләреңне куя алмыйсың. Бу бик күп нәрсәдән чикли, киртә булып тора. Чирен яшергән – үлгән, диләр. Шуңа күрә бер дә әйтмичә калу мөмкин түгел. Тәүлегенә 24 сәгать эшли торган 20дән артык төрле тапшыруы булган радио ул. Штатта ике кеше һәм бер тавыш режиссеры бар. 25-30 кеше башкара торган эшне алып барабыз, Аллаһы Тәгалә саулык бирсен» – диде Ризәлә Исмәгыйлева.
Ул «Татмедиа» бинасында милли җанлы, аңлый торган җитәкчеләр эшләвен әйтте. «Аллаһка шөкер. Чөнки алар белән эшләү – безнең өчен зур мөмкинлекләр тудыра. Искиткеч матур урын бу. Монда тамыр җибәреп, чәчәк атып, рәхәтләнеп гөрләтеп, бөтен милләтеңне үстереп була», - диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз