news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Тарлан» фильмы Урал тамашачысына күрсәтелә

17 февральдә Свердловск өлкәсендә Татарстан киносы көннәре старт ала.

«Үткән елларда Урал тамашачысы «Әпипә» музыкаль комедиясен, «Исәнмесез» мелодрамасын, «Сөмбел» һәм «Байгал» драмаларын караса, быел Екатеринбургның «Дом кино» кинотеатрында «Тарлан» фильмы күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә «Татаркино»ның матбугат үзәге.

Кино Югары Пышма, Буланаш бистәләрендә һәм Аракай авылында күрсәтелер дип планлаштырыла. Урал тамашачысы белән фильмның режиссеры Юлия Захарова очрашачак.

Фильм татар телендә рус субтитрлары белән күрсәтелә.

Тәүге тапкыр татар киносы Свердловск өлкәсендә 2019 елда күрсәтелгән. 

«Чынбарлыкны чагылдыра торган фильмнар безне яшәү мәгънәсе турында гына түгел, ә тамырларыбызны, гореф-гадәтләребезне, телебезне саклау проблемалары турында да уйланырга мәҗбүр итә. Кино сәнгате олысын да, кечесен дә тәрбияли», дигән Татарстан Республикасының Урал төбәге буенча Даими вәкиле урынбасары, «Урал татарлары» конгрессы идарәсе рәисе урынбасары, «Саф чишмә» газетасының баш мөхәррире Фәвия Сафиуллина.

«Шунысы сөендерә, фильмнар субтитрлар белән бара, тәрҗемә төгәл һәм аңлаешлы ясалган. Бездә бит яшьләрнең күбесе туган телен белми», - дигән ул.

  • Адрес: «Дом кино» кинотеатры, Луначарский ур., 137нче йорт.
  • Оештыручылар – Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм «Татаркино» мәдәният учреждениесе.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100