news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Тарлан» фильмы Россиянең 20 шәһәрендә күрсәтеләчәк

2022 елның 1 декабреннән «Тарлан» фильмының Россия Федерациясе территориясендә прокатка чыгуы көтелә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Тарлан» – Татарстан һәм Казахстан кинематографистларының уртак проекты. XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә тамашачылар фильмга югары бәя бирде һәм картина тамашачы мәхәббәте призына лаек булды.

Ватандашларыбызның фильмга игътибарын җәлеп итү һәм киң аудиторияне татар классикларының әсәрләре, Татарстан кинематографы белән таныштыру максатыннан «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе «Синема 5» кинотеатрлар челтәре белән бергә Россиянең Казан, Саранск, Самара, Чабаксар, Энгельс, Пенза, Оренбург, Курск, Иске Оскол, Санкт-Петербург, Пермь, Саратов, Уфа, Бозаулык, Түбән Кама, Чаллы, Волгоград, Жигулёвск, Йошкар-Ола, Волжск шәһәрләрендә фильмның прокатын оештыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot